Марат Садыков Татарстанда «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде

2019 елның 30 июле, сишәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков Татарстанда «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде. Бүген ТР Министрлар Кабинетында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында брифинг узды.

Марат Садыков якындагы елларга республика сәламәтлек саклау үсешенең перспективалары турында сөйләде. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының барлык төп планнары сәламәтлек саклау өлкәсендә милли проектларны гамәлгә ашыру белән бәйле.

Милли проектлар ведомствоара статуска ия, аны гамәлгә ашыруда 10 федераль башкарма хакимият органы, Россия экспорт үзәге һәм илнең барлык 85 регионы катнашалар. Татарстан Республикасында барлыгы 49 региональ проект гамәлгә ашырыла. «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» дигән ике милли проектның сәламәтлек саклауга катнашы бар, аларның төп бурычы – яшәү дәвамлылыгын арттыру, халыкның үлем-китем очракларын киметү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International