31 июльдә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карамагындагы СПИД белән көрәш буенча ведомствоара комиссия утырышы (ТР МК карамагындагы ВК) булачак.
Киңәшмә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР МК карамагындагы ВК рәисе Ләйлә Фазлеева рәислегендә видеоконференцэлемтә режимында узачак.
Утырышта ведомствоара комиссия әгъзалары катнашачаклар. Муниципаль берәмлекләрнең селектор киңәшмәләре залларында социаль мәсьәләләр буенча муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләренең урынбасарлары, муниципаль берәмлекләрнең ведомствоара комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары катнашачаклар.