БРКХ белгечләре 7 кг авырлыктагы шешне алып ташладылар

2019 елның 30 июле, сишәмбе

БРКХ белгечләре лапаротомия нәтиҗәсендә 7 кг авырлыктагы шешне алып ташладылар.

Оператив тыкшынуны БРКХнең беренче хирургия бүлеге белгечләре үтәделәр.

Соңгы 2 ай эчендә пациентканың корсагы күләме нык арткан. Баштарак әти-әнисе моңа игътибар бирмәгәннәр. Корсак нормадан арткач, әти-әнисе яшәү урыны буенча Яшел Үзән шәһ. сырхауханәсенә мөрәҗәгать иткәннәр. Табиб карап тикшерү һәм УЗИ тикшеренүләре үтәгәннән соң, кызда зур күләмле яңа шеш табыла.

Пациентка ашыгыч рәвештә БРКХнә җибәрелде. МРТны үтәгәндә бот өлкәсеннән килгән сыеклык характерындагы күләмле яңа шешнең булуы расланды. БРКХ хирурглары, клиниканың онкогематологлары һәм гинекологлары белән бергә, шешне бетерү буенча оператив тыкшынуны башкарырга карар иттеләр.

“Оператив тыкшыну уңышлы узды. Хәзерге вакытта кыз бүлек белгечләренең күзәтүе астында”, - дип сөйләде табиб-балалар хирургы Рөстәм Исмәгыйлев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International