ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында коррупциягә каршы эшчәнлек буенча киңәшмә булды. Министр урынбасары Айрат Гарипов җитәкчелегендәге Комиссия Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренең хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәү, шулай ук мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча сораулар турында фикер алышты.