Алабуга ҮРХ сырхауханәсендә баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуын (БМКӘКБ) кичергән пациентларны стационар һәм амбулатор алып бару мәсьәләләре буенча лекция һәм мастер-класс булды. Чарада Алабуга, Менделеевск, Мамадыш һәм Әгерҗе үзәк район хастаханәләренең гомуми практика табиблары, неврологлары, ашыгыч медицина ярдәме фельдшерлары, фельдшер-акушерлык пунктларының фельдшерлары катнаштылар. Спикерлар булып Регионара клиник-диагностика үзәгенең белгечләре чыгыш ясадылар. Алар БМКӘКБ кичергән пациентларны профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләрен яктырттылар.