Апас ҮРХдә гериатрия бүлеген ачтылар

2019 елның 2 августы, җомга

Апас ҮРХдә гериатрия бүлеге ачылды, анда өлкән яшьтәге авыруларга медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Комплекслы дәвалауны якын-тирә районнардан – Апас, Кайбыч, Буа, Чүпрәле, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарыннан өлкән яшьтәге пациентлар ала алачак. Стационар 5 койкага исәпләнгән.

Беренче эш көнендә бүлеккә Апас муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Луиза Сафина, район Ветераннар советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина, Пенсионерлар берләшмәсенең җирле бүлеге рәисе Фәрит Кәлимуллин килделәр.

Гериатрия бүлеген ачу «Өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү һәм системалы ярдәм итү программасын эшләп чыгару һәм тормышка ашыру» регион проекты һәм «Демография» милли проекты чараларының берсе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International