Саба ҮРХдә ревматология авырулары белән пациентларны дифференциаль диагностикалау турында сөйләделәр

2019 елның 2 августы, җомга

Республика клиник хастаханәсенең белгечләре гомуми практика табиб-терапевтлары һәм ФАП фельдшерлары өчен ревматология авырулары булган пациентларны дифференциаль диагностикалау буенча укулар уздырдылар. Белгечләр очрашуы Саба район үзәк хастаханәсе җирлегендә узды.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш ревматологы, КДМУның госпиталь терапиясе кафедрасы доценты Светлана Якупова, РКХнең ревматология бүлеге мөдире Рифкать Абдракипов һәм РКХнең табиб-ревматологы Надежда Новичкова лекцияләр уздырдылар һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International