Татарстан Республикасының СПИД үзәге «МИН ТӨГӘЛ БЕЛӘМ » дигән журналист эшләре республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итүне игълан итә.
Конкурсның максаты булып ВИЧ/СПИДны профилактикалау һәм таратуны булдырмау, куркынычсыз һәм җаваплы тотышны пропагандалау, сәламәт һәм әхлакый яшь буынны тәрбияләү, гаилә кыйммәтләрен саклау темасы буенча мәгълүмати материалларның сыйфатын күтәрү тора.
Редакцияләрдән һәм иҗат төркемнәреннән гаризалар һәм материаллар 1 ноябрьгә кадәр электрон почта poslanie@infospid.ru буенча кабул ителә.
Тулырак мәгълүматны телефон: (843) 222 09 84, өстәмә 1261 – буенча белергә мөмкин.