13 августта Яшел Үзәндә #ЯПРОШЛА социаль акциясе узачак

2019 елның 6 августы, сишәмбе

13 августта «Мәгариф яман шешләргә каршы» мәгълүмат кампаниясе чикләрендә Яшел Үзән шәһәрендә күкрәк яман шешен иртә диагностикалауның мөһимлеге турында республика халкының хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән #ЯПРОШЛА социаль акциясе оештырылачак.

Акция үткәрү көнендә һәр хатын-кыз ТР онколог-маммолог-белгечләренең профессиональ тикшерүләрен түләүсез уза алачак, шулай ук, кирәк булган очракта, әлеге акция чикләрендә Philips инновацион җиһазларында махсус җиһазландырылган кабиналарда ультратавыш тикшеренүен узарга мөмкин.

* Кабул итү талоннар буенча үткәрелә, аларны акцияне үткәрү урынында «Авангард» СКда 13 августта 10.00-15.30 сәгатьтә алырга мөмкин булачак.

Үзегез турында кайгыртыгыз – карап тикшерүне узыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International