Актаныш ҮРХдә санавиация линиясе буенча уникаль операция уздырылды

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Актаныш ҮРХнең хирургия бүлегендә Яр Чаллы шәһәренең АМЯХ белгечләре белән бергә уникаль операция уздырылды.

 

1939 елда туган Пациент хастаханәгә корсакның барлык бүлекләрдә кискен авыртуларга шикаятьләр белән китерелде. Карап чыкканнан соң УТТ табибы Разетдинов А.М. һәм хирурглар Мугтазиров И. А., Хафизов И. Р. корсак аортының аневризмын билгеләделәр. Медиклар тиз арада АМЯХ җитәкчелеге, баш табиб урынбасары Р. А. Джумабаев белән элемтәгә керделәр. Санитар авиация линиясе буенча белгечләр бригадасы (кан тамырлары хирурглары А.М. Чахоян һәм Д. Х. Вәлиуллин) чыгуын оештырдылар. Табиблар кичекмәстән Актаныш ҮРХнә чыгып киттеләр.

Килгән белгечләр бригадасы, карап тикшерүдән соң, шунда ук операция ясарга карар кыла. Табиблар аортаның инфрареналь бүлегенең линия протезлауын үткәрделәр. Операция уңышлы узды, авыруның торышы тотрыклы дип бәяләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International