Казанда сәламәтлек саклау системасын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау системасын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә узды.

Утырышта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, министр урынбасары Илдар Фатыйхов һәм Татарстан дәвалау-профилактика учреждениеләренең җитәкчеләре катнаштылар.

 

Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы «Россиянең медицина кадрлары» федераль проектын эшләде, ана туры китереп «Сәламәтлек саклау системасының медицина учреждениеләрен квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» региональ проекты эшләнде һәм расланды. Проектның максаты – беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмаларында кадрлар дефицитын бетерү. Моннан тыш, проект ӨМББ системасы кысаларында медицина хезмәткәрләренең квалификациясен өзлексез күтәрүне күздә тота.

Проектны гамәлгә ашыру кысаларында төп чаралар, шулай ук медицина кадрларына реаль ихтыяҗ билгеләнгән. Беренчел звеноның медицина кадрларына аерым игътибар бирелде. Белгечләрне җәлеп итү максатында, Земство табибы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантлары, югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә максатчан кабул итү квоталары буенча укыту кебек федераль һәм региональ программалары гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International