Татарстанда беренче тапкыр йөрәккә гибрид операция ясадылар

2012 елның 10 сентябре, дүшәмбе

ААҖ«Татнефть» һәм Әлмәт шәһәре медсанчастендә әһәмиятле вакыйга булды. Татарстан Республикасының заман медицинасы тарихында 2012 елның 7 сентябрендә медсанчастьтә беренче тапкыр йөрәккә һәм аортага гибрид операция ясалды. Барлык өч операция дә уңышлы үттеләр. Беренче TAVI операциясе (аорта клапанын эндоваскуляр протезлау операциясенең халыкара исеме) ТР Лениногорск районында яшәүче ҮРБда 35 ел буе шәфкать туташы булып эшләгән 1938нчы елгы Г. исемле пациенткага ясалды. Икенче TAVI операциясе шулай ук ТР Лениногорск районында яшәүче 1948нчы елгы Г. исемле авыруга ясалды. Россиядә беренче тапкыр аңа трансапикаль керү белән «Edvards Lifescince» фирмасының 29нчы номерлы имлант клапаны куелды. Өченче күкрәк бүлеге аортасын эндоваскуляр протезлау операциясе (EVAR) Әлмәт шәһәрендә яшәүче 1952нчы елгы Г. исемле авыруга ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International