РКДҮнең нейрохирурглары Татарстанда беренче тапкыр баш миенең сирәк шешен бетерү буенча операция уздырдылар

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

РКДҮнең нейрохирургия бүлегендә баш мие кәүсәсенең гемангиобластома ачыкланган Казанда яшәүче 51 яшьлек хатын-кызга уңышлы операция ясаганнар.

Бу сирәк очрый торган куркыныч шеш, аңа баш миенең бөтен шешләре очракларының 2-3% ында диагноз куела. Шундый патологияле пациентларны, кагыйдә буларак, эре профильле федераль үзәкләргә дәвалауга җибәрәләр. Әмма пациентка Казанда, Регионара клиник-диагностика үзәгендә операция ясатырга булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International