ТКҮРКПХдә авыруларны кабул итүнең шәфкать туташлары, ашыгыч медицина ярдәме станциясенең фельдшерлары һәм операторлары, шулай ук сырхауханәләрнең хезмәткәрләре өчен психологик тренинглар узды. Казан психологы Татьяна Савельева эмоционалле интеллект белән идарә итү турында сөйләде. Традиция буенча, тренингларда медиклар тыңлап кына калмадылар, бик күп аралаштылар, сораулар бирделәр, арт-терапия белән шөгыльләнделәр. Төркемле дәресләрдән соң ук кайбер катнашучылар психолог белән шәхсән аралашырга теләделәр.