Татарстанда яшәүче Денис Цветков үзенең 38 нче туган көнен туганнары даирәсендә үк Регионара клиник-диагностика үзәгендә билгеләде. Бәйрәм табыны үзәкнең бистросында әзерләнде. Туган көнен паспорт буенча да, РКДҮ табиблары бүләк итткән туган көнен дә бергә билгеләп үттеләр.
Денис Цветков авыр тумыштан килгән Тетрад Фалло йөрәк зәгыйфьлегеннән интекте. Мондый патологияне иртә балачактан дәваларга кирәк, чөнки шул авырудан үлүчеләр саны 80% тан артып китә. Егетнең 38 яшькә кадәр яшәве факты үзе дә, – уникаль. РКДҮнең «Кардиохирургия» юнәлеше буенча баш белгеч, м.ф. д., профессор, РФ атказанган табибы Роин Кондратьевич Джорджикия җитәкчелегендә кардиохирурглар командасының эше дә уникаль.