Хәрби-кыр хирургы Татьяна Андреевна Емелина: «Кешеләрне һәм үз һөнәрегезне яратыгыз!»

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

ТАССР һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау системасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге «Татарстанның 100 табибы» дигән яңа проект – интервьюлар сериясен башлап җибәрә. Проект кысаларында Татарстанның сәламәтлек саклау системасы үсешенә зур өлеш керткән 100 медицина хезмәткәренең тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйләү планлаштырыла.

Безнең беренче героебыз – хәрби-кыр хирургы, сәламәтлек саклауның тере легендасы, министрның хатын-кызлар һәм балалар сәламәтлеген саклау буенча элеккеге урынбасары Татьяна Андреевна Емелина.

Ул 86 яшьлек кече сеңлесе белән Журналистлар урамындагы ике бүлмәле фатирда бик тыйнак яши. Олы яшьтә булуына карамастан, Татьяна Андреевна журналистлар белән аралашырга ярата һәм безне йөзендә елмаю белән үзенә чакырды. Йортта күп нәрсә сугыш турында искә төшерә: иске фотосурәтләр, китаплар, газета мәкаләләре һәм, әлбәттә, ветеран аерым очраклар буенча гына кигән медальләр белән китель.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International