Соңгы өч ел эчендә Татарстанда алкогольгә бәйле кешеләр саны кими башлады, дип хәбәр итте «Татар-информ» Мәгълүмат агентлыгына Республика наркология диспансерының стационар бүлеге мөдире Булат Гатин.
«Бүген Республика наркология диспансерында 27900 кеше исәптә тора. Бу сан даими үзгәреп тора, асылда диагностика узмаган, димәк, исәптә тормаган кешеләр дә бар. Әмма соңгы өч ел эчендә алкогольгә бәйле кешеләр саны кимү күзәтелә, шулай ук дәваланырга теләүчеләр саны да арта», – дип билгеләп үтте Булат Гатин.
Бүген, табиб сүзләренчә, якыннарының алкоголь бәйлелеге белән һәр унынчы кеше очрашкан.
Сүз уңаеннан, бүген Россиядә ел саен үткәрелә торган аеклык бәйрәмен билгеләп үтәләр. Бу көнне Казанда традицион рәвештә Боратынский музеенда укыту чаралары узачак.
«Татар-информ» МА материаллары буенча.