«Нечкәбил-2019» дигән XV Республика ана булу һәм гаилә матурлыгы конкурсы – халык һәм гаилә традицияләре булган, үз гаиләсе белән горурлана һәм нәсел тарихын саклый торган бәхетле Татарстан гаиләләренең чын тарихлары ул.
Республика клиник офтальмология хастаханәсенең юрисконсульты Анна Каюмова гаиләсе белән конкурсның беренче сайлап алу турларының сынауларын узды һәм ярымфиналга чыкты. Конкурста хатын-кызның социаль активлыгы, гаилә эчендәге мәдәниятне, гаилә традицияләрен формалаштыруда өстенлекләр, үз нәселенең тарихын белү карала. Конкурсның форматы чараларда (ярымфинал, финал) гаиләнең: балалар, ир, ата-аналар, туганнар, дуслар һәм хезмәттәшләрнең мәҗбүри катнашуын билгели. Анна балалар белән бергә гаилә һөнәрләре турында бик күркәм сценарий әзерләгән иде. Каюмовлар гаиләсенә ярымфиналда уңышлар телибез.