Казанда Балалар муковисцидоз үзәге ачылды

2019 елның 27 сентябре, җомга

Элек мондый авыру белән пациентларны БРКХ пульмонология бүлегендә дәвалаганнар, ә хәзер аларның аерым үзәге барлыкка килгән.

Балалар муковисцидоз үзәге Татарстанның Балалар Республика клиник хастаханәсе җирлегендә ачылды.

Авыру дәваланмаса да, табиблар авырулар өчен терапия үткәрәләр, ул аларның тормышын яхшырта һәм озайта.

Табиблар сүзләренә караганда, хастаханәдә муковисцидозлы бала өчен бер курс ике атнадан башлап бер айга якын дәвам итәргә мөмкин.

«Татар-информ» МА материаллары буенча.. Марат Хафизов фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International