Татарстан хастаханәләрендә Бөтендөнья йөрәк көненә – 29 сентябрьгә туры китерелгән профилактик акцияләр узды.
«Татар-информ» МАда Йөрәк көненә багышланган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким профилактик акцияләргә Татарстанның үзәк район хастаханәләре кушылачак дип белдерде. Атна дәвамында кандагы артериаль һәм күз эчендәге кан басымы, шикәр һәм холестерин дәрәҗәсен үлчәү һәм кардиологларның консультацияләре белән күчмә карап тикшерүләр узды. Лекцияләр вакытында медиклар кан әйләнеше системасы авыруларының риск факторлары, йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау, сәламәт яшәү рәвеше һәм туклану принциплары турында сөйләделәр.
29 сентябрьдә татарстанлылар «10 000 адым»акциясе эгидасы астында узган спорт-сәламәтләндерү чараларында катнаштылар. Чаралар Буа, Биектау, Яшел Үзән, Чистай, Питрәч, Апас, Югары Ослан, Тәтеш, Түбән Кама, Әлмәт һәм Яр Чаллы торак пунктларында дәвалау учреждениеләрендә узды.