Казанда 10 000 адым маршы узды

2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе

Бөтендөнья йөрәк көнендә Казанда 10 000 адым марш узды.

Акциядә катнашучылар артериаль кан басымын үлчәделәр һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау һәм саләмәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәү буенча кардиологларның рекомендацияләрен алдылар. Старттан соң оештырылган колонна Кремль ярыннан алып Миллениум күперенә кадәр маршрут буенча узды.

Өлкәннәр өчен 10 000 адым – ул һәр көнгә норма. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәү һәм даими физик активлык белән тыгыз бәйләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International