Геронтология кешенең картаюының биологик, психологик һәм социаль аспектларын, аның сәбәпләрен һәм картлыкка каршы көрәш ысулларын, организмның яшәрү ысулларын өйрәнә. Өлкән яшьтәге авыруларны профилактикалау һәм дәвалау белән табиб-гериатрлар шөгыльләнә.