ТАССР төзелүнең һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау системасының 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге «Татарстанның 100 табибы» дигән яңа проект – интервью сериясен башлап җибәрде.
Безнең икенче героебыз – сәламәтлек саклау легендасы, күпкырлы шәхес, үз эшенең остасы, зур хәрефтән табиб булган Республика клиник хастаханәсенең баш табибы урынбасары Рәисә Петровна Гуслякова. Нәкъ менә ул Татарстанның терапия хезмәте ярдәменең махсуслаштырылган төрләрен булдыруның башында торган, терапевтик профильдәге клиник бүлекләрнең эшчәнлеген камилләштерү буенча практик һәм оештыру эшен үстерүгә зур өлеш керткән.