Татарстан Республикасында соңгы елларда сәламәтлек саклау системасын яңача оештыру һәм оптимизацияләү буенча киңмасштаблы чаралар үткәрелде. 2011 елда бездә соңгы 12 ел эчендә иң түбән халык үлеме саны теркәлде һәм бу тенденция саклана. Туучылар санының артуы билгеләнә. Татарстанлыларның гомер озынлыгы якынча 72 ел булыр дип көтелә.