БРКХ нейрохирургия бүлегендә умыртка баганасының L4 һәм L5 тамырчыклары компрессиясе белән бил бүлегенең остеохондрозын дәвалау буенча беренче операцияләр ясалды. Операцияләр Татарстаннан 15 һәм 16 яшьлек яшүсмерләрдә үткәрелде.
Мондый оператив тыкшынулар ВТБ банкының «Күз яшьләрсез дөнья» хәйрия программасы белән бүлеп бирелгән акчага хирургия инструментарие сатып алынганнан соң мөмкин булды. Элек мондый диагнозлы пациентларга операцияләр өлкәннәр өчен медицина учреждениеләрендә ясалдылар.