Түбән Камадан аллерголог-иммунолог вакцинопрофилактика турында мифларны таратты

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Үз баласына гриппка каршы прививканы ясатырга яки ясатмаска дигән мәсьәләне ата-аналар үзләре хәл итәләр. Вакциянациянең уңай якларына караганда тискәре яклары күбрәк дигән фикерле ата-аналар категориясе бар. Әмма еш кына тискәре яклар – мифлар гына ул. Аларның кайберләрен Түбән Кама шәһәренең «Перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССУнең табиб аллерголог-иммунологы Елена Попова белән бергә таратырга тырышырбыз. 

– Елена Анатольевна, иң киң таралган беренче миф ул – грипптан прививканың авыр өзлегүләр бирүе. Дөрес микән бу?

– Беренчедән, өзлегүне һәм прививкага реакцияне аера белергә кирәк. Өзлегү – еш кына төзәтеп булмаслык нык, озак вакыт дәвамына сәламәтлекнең бозылуы ул. Ә реакция ул – прививка ясатканнан соң температураның бераз күтәрелүе, көчсезлек, сүлпәнлек, ә икенче көнгә – барысы да уза. Реакцияләр була, ә менә 18 ел эшләвем дәверендә гриппка каршы вакцинация ясатканнан соң өзлегүләр очраткан юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International