Эндокрин хирургия буенча XXIX Россия симпозиумы Казанда узды

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

Казанда өченче тапкыр эндокринологлар һәм онкологлар катнашуларында эндокрин хирургия буенча «Калининский укулар» дигән XXIX Россия симпозиумы  узды.

Фәнни чара Казан ГИДУВының 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан узды һәм аның бер хезмәткәренә – 10 елдан артык безнең академиядә эшләгән А.П Калининга багышланды. Хәзер бу Россиянең эндокрин хирургиясенең танылган корифее. Симпозиум Татарстан Республикасы һәм Россия медицина җәмәгатьчелеге өчен әһәмиятле вакыйга булды. Ул Татарстаннан, Россиядән һәм Белоруссиядән 460 табибны җыйды – эндокринологларны, хирургларны, онкологларны, терапевтларны, диагностика табибларын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International