Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында кызамык буенча эпидситуация турында сөйләделәр

2019 елның 1 ноябре, җомга

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча баш белгече Дмитрий Лопушов Татарстанда кызамык буенча эпидситуация турында сөйләде. Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен брифинг узды.

2019 ел башыннан алып республикада кызамыкның расланган 5 очрагы теркәлгән (Яр Чаллы шәһ. – 1, Казан шәһ. – 4), барлык очраклар да чит илдән эләктерелгән, авыручылар кызамыкка каршы прививка ясатмаган булган.

2019 елның 29 октябреннән башлап эпидемиягә каршы чаралар ике очрак буенча үткәрелә – шик ана белән 6 яшьлек балада, алар чит илдә булып кайтканнар. Икесе дә, ананың баш тартуы сәбәпле, кызамыкка каршы прививка ясатмаган булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International