РКХ табибы Мәскәүдә үткәрелгән өлкән яшьтәге пациентларда сынуларны дәвалау буенча семинарга килеп китте

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Республика клиник хастаханәсенең 1нче номерлы травматология бүлеге мөдире Гамил Гакыйль улы Гарифуллов Мәскәүдә «Өлкән яшьтәге пациентларда сынуларны дәвалау» дигән семинарда катнашты. Докладчылар арасында – Оливер Кеглер, Германия, Нюрнберг шәһ.

Семинарда төрле белгечлек табиблары: травматолог-ортопедлар, анестезиолог-реаниматологлар, неврологлар катнаштылар. Остеопороз фонында сынуларны дәвалау мәсьәләләре, үпкә артериясенең тромбоэмболиясен (ТЭЛА)  һәм сениль делирийны профилактикалау, сынулар белән өлкән пациентларга анестезиологик ярдәм һәм әлеге контингентка ярдәм күрсәтүне оештыруның аспектлары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International