Татарстан «Россия Федерациясендә сәламәтлек мәсьәләләрендә халыкның белемлелеге дәрәҗәсен үлчәүгә, бәяләүгә һәм арттыруга методик алымнар эшләп чыгару 2019-2021» Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының тикшеренү методологиясен үзләштерү өчен сынау регионы булды. Татарстанда моның өчен әзер техник ресурслар һәм кадрлар бар. Сынап караганнан соң тикшеренүләрне РФнең башка субъектларында да таратачаклар.