11 ноябрьдә Офтальмолог көне билгеләп үтелә

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

11 ноябрьдә Россиядә һәм башка БДБ илләрендә Офтальмолог көнен билгеләп үтәләр. Бәйрәм рәсми булып тормый. Халыкара календарьда офтальмологлар һәм аларның медицина өлкәсенә керткән өлешләрен искә алырга мөмкинлек бирүче башка дата да бар – 8 август.

Татарстан белгечләре регионнан читтә дә билгеле. Профессор Е.В. Адамюк ис. Республика клиник офтальмология хастаханәсе Татарстан Республикасының өлкән халкына югары махсуслаштырылган офтальмологик ярдәм күрсәтә. Клиниканың йөз елга якын тарихы бар, ул җиһазланышы һәм белгечләренең әзерлеге дәрәҗәсе буенча Россия Федерациясендә дәүләт офтальмология хастаханәләре арасында алдынгы урыннарның берсен били.

Ел саен Республика клиник офтальмология хастаханәсендә 45 меңнән артык пациент дәвалана. Монда күрү сәләтен лазерлы коррекцияләүнең һәм катаракта, глаукома рефракцион хирургиясенең, микрохирургиясенең, челтәр катлау патологиясен лазер белән дәвалауның, витреоретиналь хирургиянең заманча технологияләре кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International