КДМУда Идарәче кадрларын хәзерләүнең Президент программасында катнашучыларны бүләкләделәр

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Казан дәүләт медицина университетында Идарәче кадрларын хәзерләүнең Президент программасында катнашучыларны дипломнар һәм медальләр белән бүләкләү узды.

Әлеге программа республикада инде 15 ел гамәлгә ашырыла һәм үзен алга таба үсеш өчен югары потенциалы булган идарәчеләрнең квалификациясен күтәрүнең нәтиҗәле, оператив коралы буларак күрсәтте. Программа кысаларында илебез һәм дөнья тәҗрибәләрен куллану чыгарылыш студентларына  кыска вакыт эчендә идарә итү күнекмәләренә ия булу – аларны уңышлы тормышка ашыру мөмкинлеген бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International