Татарстанда ВИЧ-йогышын профилактикалау буенча айлык уза

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

«Татэм» АҖ хезмәт коллективы ВИЧ-йогышына экспресс-тест узды. ВИЧ-йогышын профилактикалау айлыгы кысаларында Республика СПИД үзәгенең хезмәткәрләре, профилактика бүлегенең табиб-эпидемиологлары Лариса Сафина һәм Алсу Тимерханова предприятие хезмәткәрләре өчен видеолекторий уздырдылар. Бу көнне 33 кеше ВИЧ-йогышына тикшерү узды, 60тан артык кеше лекция тыңлады.

Шулай ук «Идел дәүләт су транспорты университеты» ЮББ ФДББУнең Казан филиалында да экспресс-тест узу белән профилактик чара узды. Укучылар бу темага зур кызыксыну күрсәттеләр. Бу көнне 66 кеше үзенең ВИЧ-статусын белде, 120 кеше лекция тыңлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International