«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре Медсанчастеның кардиохирурглары республиканың йөрәк-кан тамырлары хирургларының зур делегациясе составында Россия кардиохирургларының 25 съезды эшендә катнаштылар. Съезд Мәскәүдә А.Н. Бакулев исемендәге йөрәк-кан тамырлары хирургиясе институты җирлегендә РФ баш кардиохирургы, РФА һәм РМФА академигы Л.А. Бокерия җитәкчелегендә узды.
Съезд программасы хәзерге заман шартларында йөрәк һәм кан тамырлары авырулары хирургиясе мәсьәләләренең киң даирәсен үз эченә алды.
«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре Медсанчасте кардиохирурглары съездда өч фәнни доклад тәкъдим иттеләр. Аларның икесе «Йөрәк-кан тамырлары хирургларының 25 съездында иң яхшы стенд доклады өчен» конкурсының лауреаты дипломнары белән бүләкләнделәр.