Яр Чаллы шәһ. КБМҮ Халыкара җитлекми туган балалар көнен билгеләп үтте

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Җиденче ел рәттән Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәге үзенең нәни «чыгарылыш» балалары өчен бәйрәм оештырды. Ел саен 17 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара җитлекми туган балалар көне очрашуның сәбәбе булды. Теләүчеләр күп булу сәбәпле бәйрәм шәһәрнең зур сәүдә үзәгендә оештырылды.

КБМҮнең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Алексей Эстрин, яңа туган балаларның анестезиология-реанимация бүлегенең мөдире Роман Тетерин һәм яңа туган балаларның патологиясе бүлегенең табиб-неонатологы Елена Злобина сәламләү сүзе белән чыгыш ясадылар. Алар җитлекми туган балага киләчәктә үсеш өчен табигатьнең зур потенциал бирүен тагын бер кат әйттеләр. Ә табибларның һәм ата-аналарның уртак тырышлыгы белән яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International