Чистай ҮРХ командасы «Наше время-Безнең заман» фестиваленең җиңүчесе булды

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Казан шәһәренең «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Наше время — Безнең заман» дигән ел саен үткәрелә торган VII эшче яшьләр иҗатының ачык республика телевизион фестиваленең йомгаклау гала-концерты узды. Фестиваль үз эшчәнлеген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында гамәлгә ашыручы социаль әһәмиятле дәүләт проекты булып тора. 2019 елда ул Эшче һөнәрләр елына багышланган иде.

Гала-концертта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов фестиваль катнашучыларын һәм оештыручыларын сәламләде. «Һичшиксез, бу – иҗади эшче яшьләр арасында илебезнең иң яхшы фестивале», – дип белдерде Рөстәм Нургали улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International