Казан шәһәренең 16нчы номерлы ШКХнең бала тудыру йортында Халыкара җитлекми туган балалар көненә багышланган балалар бәйрәме узды

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Бу көн – иң кечкенә балаларга ышаныч символы. Күп кенә җитлекми туган балалар бик түбән тән массасы белән туалар. Неонатологларның бурычы – мондый сабыйларны исән-имин тәрбияләү.

17 ноябрьдә инде элеккеге пациентлар һәм аларның әти-әниләре, тагын бер кат рәхмәт әйтү өчен, үз табиблары белән очраштылар. Кечкенә кунакларны татлы ризыклар белән сыйладылар һәм күңелле уеннар уйнаттылар.

16нчы номерлы ШКХнең бала тудыру йортында мондый бәйрәм инде өченче тапкыр узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International