Петровский поселогында Күчмә региональ волонтер-медик мәктәбе тәмамланды. Белем бирү проектында 70 тән артык доброволец катнашты. Катнашучылар арасында Казан дәүләт медицина университеты, Казан медицина көллияте, шулай ук Әлмәт, Буа, Бөгелмә, Яшел Үзән, Алабуга, Түбән Кама, Яр Чаллы, Минзәлә, Чистай районнарының медицина урта һөнәри белем бирү уку йортларының студентлары бар иде.
Ачу тантанасында «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУнең баш табибы Римма Садыйкова һәм КДМУның ординатура һәм аспирантураның белем бирү программалары буенча проректоры Альбина Малова чыгыш ясадылар.