Югары уку йортлары студентлары арасында «Хәрәкәт – ул тормыш» темасына иң яхшы лекция материалына Республика смотр- конкурсының 1 этабы КДМУның гомуми гигиена кафедрасы җирлегендә узды.
Этапта университетның дәвалау, педиатрия, медицина-профилактика һәм стоматология факультетларыннан 22 студент катнашты.
Комиссия әгъзалары чыгышларның югары дәрәҗәдә әзерләвен, тәкъдим ителгән материалның дөреслеген һәм актуальлеген билгеләделәр. Конкурсның икенче этабына 13 җиңүче студент узды.