Республика клиник хастаханәсендә AMTEC KAZAN белем бирү үзәге җирлегендә йөрәкнең тумыштан килгән кимчелекләрен пренаталь ультратавыш диагностикасы буенча экспертлар өчен Халыкара мәктәп-семинар башланды.
Укытуны Бостонда (АКШ) педиатрия кардио-васкуляр үзәге карамагындагы эхокардиография бүлеге директоры, профессор Марк Зильберман җитәкли. Беренче тапкыр бер мәйданчыкта пренаталь диагностика табиблары һәм балалар кардиологлары очрашуы булды. Биш көн дәвамында белгечләр йөрәк кимчелекләре булган балаларның антенаталь һәм постнаталь тормышының проблемалары турында фикер алышачак.