КБМҮдә шикәр диабеты белән балалар өчен хәйрия акциясе узды

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Яр Чаллыда Халыкара диабет белән көрәшү көненә багышланган шикәр диабеты булган балалар өчен хәйрия акциясе узды. Чараны оештыручылар – ТР ССМ Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең баш балалар табибы-эндокринологы, КБМҮнең хезмәткәре Роза Сәлимуллина катнашуында «Нур» Хәйрия фонды.

Очрашуга шикәр диабеты диагнозы белән балалары булган гаиләләр килде. Алар барысы да КБМҮнең балалар табибы-эндокринологы Роза Сәлимуллина пациентлары булып торалар. Чара кысаларында психологик семинарлар үтте. Өлкәннәр һәм балалар психологлары балалар һәм олылар белән эшләделәр. Тренингларда шикәр диабеты белән авыручы балаларны өйдә һәм мәктәптә социальләштерү белән бәйле проблемалы моментлар турында фикер алыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International