Кечкенә пациентлар күңелсезләнмәсен һәм үз авырулары турында уйламасын өчен КБМҮнең Балалар хастаханәсе китапханәсенә мастер-класс белән интерьерлар дизайнеры Дарья Янукович килеп китте.
Дарья – «Кызыклы архитектура» проектының авторы һәм ул, волонтер буларак, шәһәрнең төрле мәйданчыкларында балалар өчен мастер-класслар үткәрә. Мастер-класс кысаларында балалар үз хыялларының йортын ясадылар. Шуннан соң йортларны кисеп, юл макетына урнаштырдылар. Композицияне балалар «Хыял шәһәре»дип атадылар.
Иҗади остаханәләрдә катнашу кечкенә пациентларның эмоциональ халәтенә уңай йогынты ясый, бу аларның тизрәк терелүенә ярдәм итә. Мондый мастер-класслар даими рәвештә үткәрелер дип планлаштырыла.