Табиб-педиатр – ул гади табиб кына түгел. Ул әти-әнигә бала авырганда гына кирәк түгел. Яхшы педиатр әнигә һәм әтигә чын ярдәмчегә әверелә: балагыз турында бөтенесен дә белә, аны сәламәт үстерергә булыша. 20 ноябрьдә билгеләнә торган Педиатр көнендә без Түбән Кама шәһәренең «ПҮ белән БШХ» ДАССУнең 2нче номерлы балалар сырхауханәсенең яшь табибы Гөлинә Комлева белән аралашып сөйләштек.