ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев Республика наркология диспансеры филиалларындагы чиратлар белән бәйле хәлгә аңлатма бирде.
Бүген гражданнарның борчуын исәпкә алып, машина йөртүчеләр өчен медицина тикшерүенең яңа тәртибе турындагы РФ Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцованың боерык үз көченә керүен кичектерү турында Карар кабул ителде. Тиешле боерыкка министр кул куйган инде һәм дәүләт теркәвенә җибәрелгән.
Хәзерге вакытта медицина регистраторлары һәм табиб психиатр-наркологлар көчәйтелгән режимда эшлиләр. Чиратларны тизләтү өчен өстәмә хезмәткәрләр җәлеп ителде. Без республика халкыннан ясалма ажиотажга бирелмәвегезне һәм бер-беребезгә карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булуыгызны сорыйбыз.