Оператив тыкшынуны КФУ Университет клиникасы эндоскопик урология үзәгенең җитәкчесе, ТР атказанган табибы Айрат Беляев башкарды, ул бүген «5нче Шәһәр хастаханәсе» ДАССУнең табибы-урологлары белән тәҗрибә алмашу буенча Яр Чаллыга килде.
Операцияне үткәрү урыны итеп 5нче шәһәр хастаханәсен сайлавы очраклы түгел. Чаллыда бу – шәһәр һәм Тукай районы халкына ашыгыч һәм планлы тәртиптә урология ярдәме күрсәтүче бердәнбер медицина учреждениесе.