Казанда Бөтенроссия студентлар медицина отрядларының мәктәбе ачылды

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

14 ноябрьдә Казан ДМУ җирлегендә Бөтенроссия студентлар медицина отрядлары мәктәбен ачу булды. Сәламләү сүзе белән Казан ДМУ ректоры вазыйфаларын башкаручы А.С. Созинов, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары И. Р. Фатыйхов, ТР Студентлар отрядлары ветераны А. Б. Галләмов, Идел буе федераль округының студентлар отрядлары штабы командиры В. Ф. Ислаев, шулай ук «РСО» ЯБИО (Р оссия студентлар отрядларының яшьләр бөтенроссия иҗтимагый оешмасы) Үзәк штабының студентлар медицина отрядлары җитәкчесе К. А. Сидоров чыгыш ясадылар.

Барлыгы СМО мәктәбендә Россия Федерациясенең 35 регионыннан медицина отрядларының 180 вәкиле катнашты. Киләчәктә алар үз регионнарында медицина отрядларының уңышлы үсеше өчен алган осталыкларын һәм күнекмәләрен куллана алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International