СПИД үзәге табиблары Казанның хезмәт коллективларында экспресс-тест уздырдылар

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

ВИЧ-йогышны профилактикалау айлыгы дәвам итә. 19 ноябрьдән башлап 21 ноябрьгә кадәр СПИД үзәгенең профилактика бүлеге табиб-эпидемиологлары «Яшүсмер» яшәү урыны буенча яшүсмерләр клублары берләшмәсе» дигән Казан шәһ. яшьләр сәясәтенең МБУ, «Элекон заводы» АҖ, «Казан вертолет заводы» ААҖ хезмәт коллективларында ВИЧ-йогышына экспресс тестлау белән видеолекторияләр уздырдылар.

Барлыгы 330 кеше лекцияләр тыңлады. 69 кеше үзенең ВИЧ-статусын белде. Киләсе профилактик чара 25 ноябрь көнне 10: 10 сәгатьтә Бутлеров исемендәге химия институты студентлары өчен узачак. Барлык теләүчеләрне чакырабыз! Исегезгә төшерәбез, ВИЧ - йогышка аноним экспресс-тестны белгечләрнең беренчел консультациясе белән эш көннәрендә (дш-җм) 8.00 сәгатьтән башлап 19.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узарга мөмкин: Казан шәһ., Николай Ершов ур., 65, шулай ук эш көннәре буенча (дш-җм) 8.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр СПИД үзәгенең филиалларында: Яр Чаллы шәһ. (Вахитов пр., 12 йорт), Әлмәт шәһ. (Түбән Мактама ш.т.б., Сәнәгать ур., 1а йорт).

ВИЧка тест уз! Үз статусыңны бел!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International