«Чистай ҮРХ» ДАССУнең балалар сырхауханәсендә ел саен 20 ноябрьдә билгеләнеп үтелә торган Халыкара педиатр көненә багышланган чара узды. Педиатр көнен бәйрәм итү Бөтендөнья бала көнен бәйрәм итү белән тыгыз бәйләнгән. Бөтен дөньяда балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән бу бәйрәм күп кенә илләрдә тууларыннан башлап балаларның сәламәтлеген саклауда торган табиб –Педиатр көне белән бер үк вакытта билгеләп үтелә башлады. Барлык медицина белгечлекләре арасында нәкъ менә педиатрия баланың сәламәтлеген саклауга беренче булып баса.