Европада кызамык белән авыручылар саны арта, Россиянең һәм Татарстанның кайбер шәһәрләрендә дә очраклар теркәлә. Әгәр биш ел элек безнең ил территориясендә кызамык юкка чыгарылган булса, хәзер, прививкалардан баш тартучылар күп булу һәм халыкның зур миграциясе сәбәпле, кызамык әйләнеп кайтты. Бу авыруның нәрсә белән куркыныч булуы турында Түбән Каманың «ПҮ белән БШХ» ДАССУнең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Ризида Садыйкова сөйләде.
Кызамык – һава-тамчы юлы белән тарала торган кискен йогышлы вирус авыруы ул. Бу йогышка 100% бирешүчәнлек хас. Әгәр дә кызамык белән авырмаган кеше кызамык белән авыручы белән элемтәгә керсә – зарарлану ихтималы бик зур. Вирус шулкадәр мәкерле ки, хәтта вентиляция аша да тарала. Подъездда бер генә кеше булса да авырса, куркыныч зонасында бөтен күршеләр булачак.