Бүген Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне билгеләп үтелә

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне ел саен ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә. Ул Америка онкология җәмгыяте тарафыннан 1977 елда билгеләнгән һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (БССО) ярдәмендә үткәрелә, 2003 елда ул тәмәкегә каршы көрәш буенча Конвенцияне кабул итте. Аңа 180 ил кушылды, шул исәптән Россия дә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча: дөньяда үпкәдәге яман шештән үлүчеләрнең 90%ы, хроник бронхиттан – 75%ы һәм йөрәкнең ишемик авыруыннан – 25%ы тәмәке тартуга бәйле. Тәмәке тартучы кешеләрнең үпкәдәге яман шештән үлүе, тәмәке тартмаучыларга караганда, 20 тапкыр артыграк. Тәмәкене яратучылар стенокардия һәм ашказаны җәрәхәте белән 10 тапкыр ешрак интегәләр. Шуңа бәйле рәвештә, ел саен тәмәке тарту буенча чикләү чаралары кертелә һәм даими рәвештә төрле акцияләр оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International